Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Техникумда Студентлар көнен «Мисс һәм Мистер» конкурсы белән үткәрделәр

Беренче курс студентлары арасында үтте.

Лениногорск нефть техникумында Студентлар көне алдыннан «Мисс и Мистер ЛНТ 2024» бәйгесе уздырдылар. Ул 1нче курс студентлары арасында үтте.

Бәйге барышында студентлар берничә этапны узды. Беренче – видеовизитка. Монда катнашучы үзе белән таныштырды.
Иҗади этапта – һәр студент талантлы икәнен исбатлады. Шигырьдән башлап, вокал, стендап, вальс, акробатика, лезгинкага кадәр, барлык сәләтләрен күрсәттеләр.

Өченче этапта студентларның уй-фикерләү сәләте һәм тырышлыгы тәкъдим ителде. Икенчел материалдан үзең кулдан ясаган костюмнар бәйгесе иде ул. Һәр катнашучының костюмы осталык белән ясалган иде.

Соңыннан зирәклектә көч сынаштылар.

Нәтиҗәдә, нефть техникумының миссы исеменә Антипова Анастасия (ГП-1-23)  һәм нефть техникумының мистеры исеменә Тухватшин Ролан (ИС-1-23) лаек булды.

Калган катнашучылар “Артистичность”, “Креативность”, “Эрудиция”, “Талант” , “Спортивный лидер”, “Элегантность”, “Творчество”, “Очраование” номинацияләрендә билгеләнделәр.

 

Лениногорск нефть техникумы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев