Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Тимәш авылында ике сайлау участогында да активлык күрсәтәләр (+фотолар)

Иртәнге 8.00дә Тимәш авылында ике сайлау участогы үз эшен башлады.

Бүген – Россия Федерациясе Президентын сайлауларның беренче көне. Тимәш авылында 1836нчы һәм 1837нче сайлау участоклары үз ишекләрен 8.00дә ачты.

Авыл җирлеге башлыгы Халидә Сөләйманова әйтүенчә, халык иртәдән үк активлык күрсәтә. “Сайлауларга килеп, без бердәмлекне күрсәтәбез. Минемчә, бүгенге җиңел булмаган заманда лаеклы кандидатны сайларга кирәк. Тимәш халкы иртәдән үк гражданлык позициясен күрсәтә. Безнең авылда ике сайлау участогы урнашкан. Әлегә барысы да тыныч кына уза, халык килә, үз тавышын бирә”, - ди Халидә Хәлиловна.

Тимәш авылында сайлау участоклары мәдәният йортында урнашкан. Бер ягында 1836нчы участок, икенче ягында – 1837.
1837нче сайлау участогы комиссиясе рәисе Гүзәлия Хәйруллина әйтүенчә, сайлаучыларга браслетлар бирелә. “Ике сайлау участогында барлыгы 2 меңгә якын  сайлаучы, аерым алганда, 1836нчы участокта – 808, 1837нче участокта – 1038 сайлаучы . Беренче тапкыр сайлаучыларга брелок тапшырабыз. Тимәш авылында беренче тапкыр сайлаучы 25 кеше бар”, - ди Гүзәлия Хәйруллина.

Шулай ук сайлау участогына килә алмаучылар янына якшәмбе көнне барачакларын әйтте.

“Ласточка” балалар бакчасы мөдире Оксана Чернова хезмәттәшләре белән иртәдән үк сайлау участогына килгәннәр. “Без мондый сәяси вакыйгадан читтә калмыйбыз, әлбәттә. Балаларның киләчәге якты булсын өчен, дөньялар имин булсын өчен лаеклы кандидатка үз тавышыбызны бирдек”, - ди Оксана Чернова. Аның сүзләренә коллегасы Эльвира Роденко да кушыла.

Розалия Мостафина

Рамия Гарифуллина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев