Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Тимәш балалар бакчасы махсус хәрби операция зонасыннан солдаттан адреслы хат алды

Тимәш авылының “Карлыгач” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр махсус хәрби операциядәге солдатларыбызга, хәрбиләребезгә һәрдаим рәсемнәр ясап, яза белгәннәре хатлар язып, җибәреп тора.

Менә бердәнбер көнне бакчага МХО зонасыннан хәрбидән адреслы хат килеп төшә!

“Почта хезмәткәре махсус хәрби операция зонасыннан безнең балалар бакчасы адресына юлланган хат китергәч, без башта ышанмый тордык. Хатны укыгач, дулкынландыргыч булды, күзгә яшьләр килде”, - дип сөйли “Карлыгач” балалар бакчасы мөдире Оксана Чернова.

Хат бакчага йөрүче 4 яшьлек Әмир исемле малайга адресланган. Әлеге хатны яшәү урыны Себердән булган, хәзерге көндә махсус хәрби операциядә бурычын үтәүче рядовой Зимин язган. Хатта ул машина йөртүче булып хезмәт итүен, Әмирдән һәм аның белән бергә бакчага йөрүче дусларыннан хатлар, рәсемнәр алуы турында яза.

“Шулай ук безгә посылкалар да һәрдаим килеп тора, посылкаларда җылы киемнәр, бәйләгән носкилар – безнең өчен бик мөһим. Бик зур рәхмәт сезгә! Әмир һәм башка балалар, сез әти-әниләрегезне тыңлагыз, зур үсегез. Мин үзем Себер якларыннан. Өйдә мине дүрт балам һәм хатыным сагынып көтә. Монда яхшы гына хезмәт итәбез. Иптәшләр белән бик дуслар-тату. Яңа елга барыбыз да бер теләк теләдек: барысы да бәхетле һәм исән-сау булсыннар. Дошманнарны “акылга утыртабыз” да, җиңеп кайтырбыз. Батыр солдатлар беркайчан да җиңелми”, - дип яза хатны хәрби.

Әлбәттә, Тимәш балалар бакчасына йөрүче балалар бу хатка шулкадәр шатланганнар, хәтта аларда горурлык хисләре дә туган. “Безнең өчен бу хат бик мөһим. Зуррак төркемдәге балалар өйгә кайткач, әти-әниләренә, әби-бабайларына да бу хакта сөйләгәннәр. Алар да хәзерге хәлләрне аңлый бит. Шулай булмаса, без алар белән һәрвакыт хатлар, рәсемнәр җибәрә алмас идек. Кечкенә волонтерларыбызның фронтка дигән рәсемнәре рухи ярдәм булып тора, аларның күңелләрендә патриотлык хисләре”, - ди бакча мөдире Оксана Чернова.

 

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында, 26 гыйнвар санында укый аласыз.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев