Тәмәке тартучыларга көн бетә!
ЯҢАЛЫКЛАР

Тәмәке тартучыларга көн бетә!

Киләсе елның беренче гыйнварыннан тәмәке тартучыларга яңа чикләүләр белән очрашырга туры киләчәк. Һәрхәлдә, бу җәһәттән закон катылана.

 

1 гыйнвардан медицина учреждениеләрендә, сәүдә нокталарында, база һәм складларда тәмәке көйрәтергә ярамаячак. "Тәмәке тарту урыны" дигән язу беркетелгән махсус урыннардан башка. Ә предприятие җитәкчеләре бинада янгын хәвефсезлеге инструкциясен һәм тәмәке тарту тыелу турында белдерүләр элеп куярга тиеш.

2013 елдан илебездә уку йортлары, мәдәни, спорт, дәүләт органнары , социаль хезмәтләр күрсәтү учреждениеләрендә, балалар уен мәйданчыкларында, пляжларда тәмәке тарту тыелды. Вокзал, аэропорт, диңгез һәм елга портларыннан исә 15 метр ераклыкта гына тәмәке кабызу ярый, дип яза Кызыл таң.

Ә иң яхшысы - тәмәке тарту һәм башка яман гадәтләрне иске елда калдыру һәм сәламәт яшәү рәвешен сайлау!

 http://baltaci.ru/news/keshe-%D2%BB%D3%99m-zakon/tmke-tartuchylarga-kn-bet

 

Фото: https://pixabay.com/ru


Нет комментариев