ТР Дәүләт Советы Ватан өчен һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү турында закон кабул итте
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Ватанны саклаганда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итте.
Бу хакта парламент матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Закон нигезендә һәлак булганнарның исемен мәңгеләштерү формалары, республика дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының бу өлкәдәге вәкаләтләре билгеләнә.
Законда яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә, халык тарихына ихтирам, ил һәм республика өчен горурлык хисе тәрбияләүгә урын бирелә.
Әлеге закон махсус операция барышында бурычларны үтәгәндә алган яралар, авырулар, контузияләр нәтиҗәсендә гомерләре өзелгән хәрбиләр турында хәтерне мәңгеләштерүгә дә кагыла.
Вести Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев