Түбән Чыршылы мәктәбе укучылары МХО солдатларына хат язды
Җылы эчтәлекле хатлар, рәсемнәр.
Оборона-масса айлыгы кысаларында, Түбән Чыршылы мәктәбе укучылары МХО да булган батыр егетләргә хатлар яздылар, дип хәбәр итә мәктәп сайты.
Бу хатлар авылдашлар әзерләгән гуманитар ярдәмгә кушылачак. Әлбәттә, Ватанны саклаучылар көне алдыннан булгач, хатларда бәйрәм котлаулары, изге теләкләр, рәсемнәр урын алган. Кемгә генә барып ирешсә дә, бер үк теләкләр.
Хөрмәтле илебез сакчысы! Сине бәйрәм белән котлыйбыз! Хезмәтең өчен рәхмәт белдереп, исәнлек, зур җиңүләр, гаиләң белән күрешүләр теләп калабыз", - диелгән.
фото: мәктәптән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев