Түбән Чыршылы мәктәбе укучысы Тимур ГТО буенча конкурсның муниципаль этабы җиңүчесе булды
“Беренче сыйныфка ГТО белән” онлайн-конкурсның муниципаль этабы төгәлләнде.
Әлеге этапта Түбән Чыршылы мәктәбенең 1нче сыйныф укучысы Тимур Газизов җиңүче булган. Ул әле беренче сыйныфка гына укырга кергән, спорт белән дус икәнен раслап күрсәткән.
Әлбәттә, җиңүдә Тимурның тырышлыгы һәм мәктәпнең физкультура укытучысы Әнисә Багаутдинованың өлеше зурдан. Алар конкурс шартларын төгәл итеп үтәгән видеоролик төшергәннәр.
Конкурсның муниципаль этабы 1 сентябрьдән 14 сентябрьгә кадәр барды. Бәйге шарты буенча, ГТО комплексының 3 сынавын үтәп видеоролик төшерергә кирәк иде.
Сынаулар: яткан килеш гәүдәне күтәрү, 30 метрга йөгерү, урыннан озынлыкка сикерү. Тимур бу сынауларның барысын да уңышлы гына узган.
Лениногорск районыннан әлеге видеоролик конкурсның оештыру комитетына җибәрелә. Бәйгенең республика этабы башлана. Тимурга уңышлар телибез.
фото: скрин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев