Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Түбән Чыршылы мәктәбендә якташ галимнәребез Индус һәм Энгель Таһировлар булып китте

Бу хакта мәктәп сайты хәбәр итә.

Якташ галимнәребез, җәмәгать эшлеклеләре, бертуган Индус һәм Энгель Таһировлар туган якны – Шөгерне онытмыйлар. Шулай ук алар күңеленә Түбән Чыршылы авылы да якын. Авыр сугыш елларында әниләре Әминә Каюмова мәктәп директоры, партоешма секретаре булып эшләгән.

Туган якка кайткач, алар Түбән Чыршылы мәктәбенә дә килергә булганнар. Мәктәп хәбәр иткәнчә, җылы, кызыклы очрашу булган. Мәктәп музеенда Таһировлар гаиләсе белән бәйле материаллар саклана.

“Индус Ризак улы үзе язган китапларны да музейга бүләк итте. Җылы очрашу булды бу. Күпме истәлекләр, хатирәләр турында сөйләшелде. Мәктәпне үз итеп килгән олы шәхесләребезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез”, - дип хәбәр итә мәктәп сайты.

 

фотолар: мәктәптән

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев