Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Туфракның артык дымлануы Татарстан уңышына куркыныч тудырырга мөмкин

Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе куркыныч агрометеорологик күренеш – туфракның артык дымлануы турында кисәтү белән чыгыш ясады.

Республика метеостанцияләре мәгълүматларына караганда, Татарстанның кайбер районнарында туфракның катлаулы халәте күзәтелә. Алабуга,  Кайбыч, Чүпрәле, Чистай, Минзәлә, Мөслим һәм Азнакайда 6 апрельдән, шулай ук Арча һәм Бөгелмәдә 8 апрельдән 20 көн буена куркыныч күренеш теркәлә.

10-12 сантиметр тирәнлектәге ябышкак туфрак  авыл хуҗалыгы эшләрен башкаруны шактый авырлаштыра. Мондый хәл чәчү эшләренең тоткарлануына һәм уңышның юкка чыгуына китерергә мөмкин.

 

«Реальное время»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев