Туган якны өйрәнү музее хезмәт һәм хәрби батырлык турында күргәзмә әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАР

Туган якны өйрәнү музее хезмәт һәм хәрби батырлык турында күргәзмә әзерләде

«Хезмәт һәм хәрби батырлык - кичә һәм бүген» күргәзмәсе .

Һәр эш артында кешеләр тора. Татарстанда хезмәт батырлыгы исеме бирелгән предприятиеләр шактый - аларның ил язмышына керткән өлешен бәяләп бетереп булмый. 1 млн 600 мең үсенте үстергән агроном Сәлимҗанов хезмәтне чын иҗат сәнгатенә әйләндергән. Шөгер районының беренче тракторчыларыннан берсе Саша Пантелеева рухи көчнең чикләрне белмәвен исбатлады. Ә геопаркның булачак маршрутлары һәм Покш-пандо тавындагы табылдыклар безнең мирасыбызның тагын бер чиген ача.

"Бу язмышларны һәм ачышларны нәрсә бәйли? Батырлык кына түгел, тырыш хезмәт, үз эшеңә тугрылык, алга барырга кыюлык та ул. Туган якны өйрәнү музее әзерләгән күргәзмәдә сез тарихның хәзерге заман белән ничек үрелүен күрерсез һәм меңләгән шундый тарихлардан Татарстанның данын тоярсыз", - дип хәбәр итә музей.

«Хезмәт һәм хәрби батырлык - кичә һәм бүген» күргәзмәсе музейда 23 октябрьгә кадәр эшләяәчәк.

Музей хәбәр иткәнчә, «СВОих не бросаем» волонтерлар төркеменә һәм шәхсән Светлана Атласовнага күргәзмәне оештыруда ярдәм иткәне өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәләр.

 


Нет комментариев