Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Тыңлый беләсезме? (ТЕСТ)

Сезгә туры килсә- «әйе», юк икән –«юк» дип җавап бирегез. 1, 5 ярым һәм 7 сорауларга -«юк», башкасына «әйе» дигән җавап өчен 1әр балл куегыз.

1.    Кешегә ярарга тырышмыйм.
2.    Еш кына ишетмәгән кыяфәт чыгарам, юләргә сабышам.
3.    Миннән әйбәт артист чыгар иде- кайчакта кешене тыңлаган булып утырам, тик бер сүзен дә башка кертмим.
4.    Эштә кайчакта җитди кыяфәт белән йөрим. Яныма килергә куркып торсыннар әле!
5.    Игътибар үзәгендә булган чаным сирәк.
6.    Кешесенә карап, үземне төрлечә тотам.
7.    Үзем белмәгән темага бәхәсләшмим.
8.    Башкаларга ошарга тырышам.
9.    Яратмаган кешеләр белән дә дустанә мөнәсәбәт саклый беләм.
10.    Мин чынбарлыкта башка төрле.
0-3 балл- үз фикерегезне һәрвакыт ачыктан-ачык әйтәсез. Ишетмәмешкә салышып, конфликтан качу, ялагайлану хас түгел.
4-6 балл- башкалар сүзенә игътибарлы, кешеләрне тыңлый һәм уртак тел таба беләсез.
7-10 балл- нинди рольгә керсәгез дә, бик әйбәт уйныйсыз. Якыннарыгызны ихлас күңелдән тыңларга өйрәнегез!

Рәсем:https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев