Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

«Валда Шинясь» мордва бәйрәмендә Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее һәм «Эрзянка» коллективы булды

Күпмилләтле Татарстанда бәйрәмнәр дәвам итә.

Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее һәм Лениногорскиның “Эрзянка” коллективы Татарстанның Тәтеш районы Килдеш авылында мордва мәдәниятенең республика бәйрәме –  «Валда Шинясь» бәйрәмендә катнашып кайттылар. 

“Валда Шинясь” –рус теленә тәрҗемә иткәндә, “Якты көн” дигәнне аңлата. Ул җәйге кояш торгынлыгы көнендә, иң озын көндә билгеләп үтелә. 

Юл ерак икәнен белеп, безнең Лениногорск районы иртүк юлга кузгалган. “Бәйрәм була торган җиргә килеп төшүгә, без мордва авылы атмосферасына кереп киттек. Ишегалларында мордва йортының интерьеры һәм көнкүреше белән таныштык, милли ашлардан авыз итәргә, мордва милли костюмнары күргәзмәсе белән танышу мөмкинлеге булдырылган иде”, - дип хәбәр итә музей хезмәткәрләре. 

“Эрзянка” коллективы башка яулык бәйләү буенча мастер-класс уздырган. Аннары алар сәхнәдә чыгыш ясаган. Оештыручылардан Диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылган.  

“Фестиваль мәйданчыкларының берсендә, дөресрәге, мордва өен без – музей хезмәткәрләре бик тә ошаттык, безнең өчен бик күп кенә кызыклы предметлар күрдек”, - ди музей хезмәткәрләре.

Шулай ук милли уеннар мәйданчыгында булганнар, музей үзе дә милли уеннар белән дәресләр үткәрә, шунлыктан кайбер алымнарны үзебездә кулланып була, дигән фикергә килгәннәр. 

Әлеге бәйрәмнең тематикасы – традицион мордва мәдәниятен саклау һәм үстерү, фольклор хәрәкәтен популярлаштыру. Бәйрәм үз эченә концерт (мордва фольклоры фестивале), уен һәм театральләштерелгән программаларны, мордва һәвәскәр курчак театрларының «Евксонь балаганнэ» («Әкият балаганчигы») фестивален, «Мокшәрҗаньмазы кер юу» («Мордва гүзәле») матурлык һәм талантлар конкурсын, осталар конкурсын, халык сәнгать һөнәрләре, декоратив-гамәли сәнгать һәм күргәзмә-ярминкәне ала. 

 

фото: музей социаль челтәрдән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев