Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе җиңүчеләре арасында лениногорскилылар да бар

15 февральдә, Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 118 еллыгына багышланган концерт узды.

Бәйрәмдә VI Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды, җиңүчеләр бүләкләнде, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Бәйге ел саен Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырыла.

Быел бәйгегә Россиянең 26 төбәгеннән, Татарстанның һәр районыннан һәм чит илләрдән (Азәрбәйҗан, Болгария, Казахстан, Үзбәкстан, Төркия) 40 меңнән артык гариза кабул ителгән. 

Икенче этап нәтиҗәләре буенча финалга 777 катнашучы узган. Жюри карары нигезендә барлыгы 102 җиңүче билгеләнгән.

Беренче урын алучылар исемлегендә Лениногорск районыннан Хабибуллина Сөмбел булуы да куандыра.

Өченче урын алучылар исемлегендә Лениногорскидан Габдрахманова Амалия булуы да шатлык.

Кызларны уңышлары белән котлыйбыз!

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев