Халыклар бергә дус булганда – көчле: Лениногорскида 8нче мәктәптә фестиваль үтте
2026 ел – Роосиядә халыклар бердәмлеге елы.
Шул уңайдан Лениногорскиның 8нче мәктәбендә “Роосия халыклары дуслыгы” дигән муниципаль фестиваль узды.
Фестиваль Лениногорск Мәгариф идарәсе ветераннары советы рәисе Люция Ильина инициативасы белән оештырылды.
Чарада бик күп педагог-ветераннар катнашты, шулай ук районыбыз авыллары: Урмышлы, Ивановка, Зеленая Роща Кирлегәч, Куакбаштан да катнаштылар.
Әлеге чарага балалар бакчалары, мәктәпләр ветераннары-педагоглары, укытучы-ветераннар кушылды.
Зур фестивальдә шагыйрә, композитор, Ш.Бикчурин премиясе иясе - Гөләндәм Кәбирова катнашкан. Фестиваль турында ул безгә – редакциягә хәбәр итте.
“Җылы дустанә атмосфера, хезмәттәшләр белән очрашу, һәр чыгыштан онытылмас хис-кичерешләр алу - фестивальдә катнашучыларда да, тамашачыларда да озакка калачак. Россиянең төрле халыклары костюмнары белән төрле телләрдә биюләр һәм җырлар укучыларның һәм ветераннарның күңелләрен шатландырды. Чөнки һәр халык үз гореф-гадәтләрен саклый һәм буыннан-буынга тапшыра. Мондый чаралар төрле халыкларның мәдәниятен туплау һәм берләштерү өчен бик мөһим”, - дигән фикере белән уртаклашты Гөләндәм Кәбирова.
Фестиваль шәһәрнең 8 нче мәктәбе укучыларының җыелма хоры башкаруында төрле халыкларның бердәмлеге турында эчтәлекле һәм искиткеч җыр белән башланып киткән.
Катнашучылар игътибарына үзешчән сәнгать номерлары: вокал, нәфис сүз, бию, халык-гамәли сәнгате тәкъдим ителгән.
- “Без бердәм һәм дус булганда көчле", диде мәгариф ветераннары Советының алыштыргысыз оештыручысы һәм рәисе Люция Владимировна. Юбилее алдыннан аңа бетмәс-төкәнмәс энергия һәм үсеп килүче буын файдасына хезмәте өчен зур рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә, - ди Гөләндәм Зәкиевна.
фотолар: Гөләндәм Кәбирова



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев