Хәрби данны йөрәкләрдә саклыйсы иде: Лениногорскида Ватанны саклаучылар елы тәмамлану уңаеннан тантаналы чара узды (+фотолар)
Лениногорск Мәдәният сараенда Ватанны саклаучылар елы тәмамлану уңаеннан тантаналы чара булды.
Бу ел төрле тарихи чорларда Ватан өчен көрәшүчеләрнең батырлыгына хөрмәт күрсәтү булды. Быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгын да блгеләп үттек. Шунлыктан бу ел үткән белән бүгенге көн арасында үзенчәлекле күпер булды, барыбызны да уртак максат – тарихи хәтерне саклау һәм аны киләсе буыннарга тапшыру тирәсенә берләштерде.
Лениногорск Мәдәният сараенда Ватанны саклаучылар елы тәмамлану уңаеннан оештырылган чара Россия һәм Татарстан флагларын сәхнәгә алып чыгу белән башланды.
Лениногорск районы башлыгы Марат Гирфанов бүген көндә махсус хәрби операция зонасында бурычларын үтәүче ир-егетләргә рәхмәтен җиткерде, аларның исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде. Ә инде СВО өчен ярдәм күрсәтүче игелекле халыкның күп булуына соклануын белдерде.
“Халык, волонтерлар, волонтер төркемнәр ярдәмендә СВО өчен тонналап гуманитар ярдәм китә. Алгы сызыкка төзелеш материалларыннан һәм техника өчен комплектлаучы детальләрдән алып, җылы мичләргә кадәр барлык кирәкле әйберләр илтеп җиткерелә. Хәрбиләрр өчен исемле посылкалар, азык–төлек продуктлары, машина, техника кирәк-яраклары, медикаментлар, шулай ук маскировка челтәрләре, блиндаж шәмнәр һәм антидрон пәрдәләр әзерләнә. Халыкның ярдәме, илнең бердәмлеге – безнең егетләргә алгы сызыкта кирәк. Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен дигән лозунг бүген яңадан көн үзәгендә”, - ди Марат Гирфанов.
Сәхнәдән бу зур эшнең башында торучыларга ихлас рәхмәт сүзләре җиткерделәр: «СВОих не бросаем», «С любовью и молитвами» волонтер төркемнәре, «Содружество пограничников», Алексей Гребин, Александр Родыгин, Артур Исаев, Мустафа Мустафаев, Рамиз Мамедов, Рамил Асадуллин, Рашид Алиев, Рөстәм Гыйләҗев, Айрат Рәшитов, Евгения Рослова, Вильсур Фархутдинов, Владимир Баштанов, Ирек Ягафаров, Рөстэм Хөснетдинов, Валерий Цомаев, Елена Михалева һәм битарафлык күрсәтмәүче барлык лениногорскилыларга рәхмәт сүзләре әйтелде.
Марат Нилевич Дәүләт Советы депутатларына аерым рәхмәт белдерде.
Чара барышында Марат Гирфанов лениногорскилыларга – гуманитар ярдәм җыюда катнашучыларга, һәрьяклап ярдәм күрсәтүче предприятие һәм оешма җитәкчеләренә район Советының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Чара патриотик җырлар, “Беркут”ның күрсәтмә чыгышлары, укытучылар хоры, Мәдәният сарае артистлары чыгышы, патриотик күренешләр белән үрелеп барды.
Фронтта, сугышта, СВОда һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Эльмира Уламасова, «Ярату һәм догалар белән» волонтер төкем җитәкчесе:
- Безне эмблемадагы кызыл йөрәктән таныйлар, ул безнең төркемнең логотибы, без аны төргәкләргә, тартмаларга, гуманитар йөк капчыкларына беркетәбез. Хәрбиләр белән элемтәдә торабыз, гуманитар йөкне алгач, алар безгә видеооткрыткалар җибәрәләр, рәхмәт белдерәләр һәм бу йөрәкләр аларның күңелләрен җылыта, дип әйтәләр. Безгә ярдәм итүче шәһәр һәм район халкына, волонтерларга, үзебезнең командага рәхмәт яусын. Сезнең эшләгән эшләрегез үзегезгә савап булып кайтсын. Хәзер авылларыбызда маскировка челтәре үрү буенча күп кенә нокталар ачылды, анда эш туктамый. Бергә Җиңүгә кадәр!
Белешмә
2026 ел Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде.
Россиядә Россия халыклары бердәмлеге елы булачак
Розалия Мостафина фотолары
фотолар ГАЛЕРЕЯ бүлегендә, түбәндә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев