Зәй-Каратай мәктәбе укучылары «Верный друг» этләр приютында булдылар
Анда хуҗасыз, йортсыз этләр тора.
Зәй-Каратай мәктәбенең 5 класс укучылары сыйныф җитәкчесе Вильданова Г.Р. белән бергә хуҗасыз хайваннар өчен оештырылган «Верный друг» приютында булдылар.
Кызлар дүрт аяклы дусларга тәмле ризыклар алып килделәр, аларны йөртергә чыктылар һәм аларны уйнаттылар.
Мондый урында хайваннарга карата шәфкатьлелек тагын да арта төшә.
«Верный друг» территориясендә бик күп йортсыз этләр бар, аларга әлеге оешма хезмәткәрләре көн саен ярдәм итә.
Ярдәм күрсәтүдә теләгән һәркем катнаша ала, приютка теләсә нинди ярдәм бик мөһим.
фотолар: мәктәп сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев