"Заман сулышы" бүләкләр өләште
Бүген шәһәребезнең үзәк почтасында "Газетка язылучы көне" уңаеннан нәкъ бүген - 14 декабрьдә "Заман сулышы"на язылучы, үзләре шул вакытта почтага килүчеләр арасында бүләкләр уйнаттык.
Бу көнне шәһәр һәм район буенча уннан артык кеше язылган иде. Почтага өч газет укучыбыз: Әлфия Сәфиуллина, Энҗе Басыйрова һәм Венера Ямалиева үзләре килгән иде. Алар безнең күптәнге укучыларыбыз булып икән һәм апаларның өчесенә дә уңыш елмайды. Чәчәкле матур чынаякка һәм зур кап чәйгә бик канәгать булды алар.
- "Заман сулышы"на һәрвакыт язылабыз һәм гаиләбез белән яратып укыйбыз, - диде хөрмәтле укучыларыбыз бер тавыштан. Ә сез яраткан район газетасына язылдыгызмы әле?!
Зилә Мөдәррисова тексты һәм фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев