Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
ЯҢАЛЫКЛАР

Зилә Мөдәррисовадан шаян хикәя: Нигә дип шалтыраттың...

...Алло, алло, Радик, синме бу? Тизрәк килеп җит! Алло, алло, Радик, ишетәсеңме мине? Танымыйсың әллә? Монда кил! Нигә дәшмисең?

 Кил, көтәм, дим. Алло... алло! Каһәр,элемтә өзелде. Мин сиңа әйтим, бу кәрәзле телефонының вакытлы-вакытсыз өзелүләре, тотмыйча теңкәгә тиюләре... Шуны кайвакытларда ташлап атасылары килә инде, тик ярамый. Ансыз эшләр хөрти, бөтенләй тора алмыйбыз шул. Менә тагын кабынды, антеннасы күренә... Тәк берне-икене күрсәтә... Ура, шалтыраталар.

- Алло, алло, кем син?

-Кем, кем? Разия булам

-Нинди Разия?

- Нинди булсын? Бака Разиясе

- Нәрсә?!

-Соң кем икәнемне дә белмәгәч, нигә дип ул акчаңны әрәм итеп шалтыратасың ?

-Син үзең шалтыраттың әле монда

-Минме?!

-Әйе, әйе, син шалтыратып ятасың түгелме?

-Сиңамы? Кайчан?

-Миңа түгел, иремә бәйләнмәкче буласың

-Нәрсә?!

- Тормыш иптәшем урыс минем. Шушы номердан шалтыратып, бер узбечка к себе позвала диде. Әйт, нигә дип чакырдың иремне?

- Нәрсә сөйлисең ул? Нинди үзбәк булыйм мин?

-Дөресен әйт, кайдан алдың иремнең номерын?

-Тукта әле, тукта, кызма. Иреңә түгел, энемә шалытраттым

-Хәзер үк әйт, кайда яшисең, кем син? Нигә дип шалтыраттың?

-Разия, мин Разия. Авылда яшим. Зинһар, тынычланыгыз, сезне дә дә, ирегезне дә белмим. Тыныч кына тыңла әле. Урманда әле мин. Тормыш иптәшем белән җиләк җыярга килгән идек, баттык. Сулы бер җирдән машинабыз чыга алмый. Ярдәм ит дип, энемә дип шалтыратырга теләдем. Аңлыйсызмы, бөтенләй белмим сезне... Алло,алло! Чукынды икән. Тагын элемтә өзелде... Ну бу телефонны...

Зилә Мөдәррисова

Фото:https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев