Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Айгөл Бариева хаҗга киткән

Җырчы Айгөл Бариева Рамил хәзрәт Юныс җитәкчелегендәге төркем белән Гомрә хаҗына кузгалды.

“Без монда Линарым белән, ул үлгән елны барырга тиеш идек. Өлгермәдек... Аллаһыма мең шөкер, миңа насыйп булды. Мин бу көнне бик көттем. Күңелемдәге кичерешләрне, ничек дулкынлануымны сезгә аңлата да алмам кебек. Юлга чыгар алдыннан бер атна кала, күзгә хәтта йокы да кермәде. Безгә хәерле юллар!” – дип хәбәр итә җырчы шәхси битендә. 

Җырчыбызга шәригать кушканча ябулы кием дә бик килешә. Аэропортта ул иртәнге намазны укырга җыенуларын хәбәр итә. Бу сәфәргә нәкъ менә Рамил хәзрәт Юныс җитәкчелегендә баруына да сөенүен яшерми, аның вәгазьләрен дә видеога төшереп, шәхси битендә куеп барырга да вәгъдә итә. Төркемездә 15 кеше, хаҗ кылучыларның бәхетле йөзләрен, күзләрендә балкыган сөенеч очкыннарын күрсәгез икән, ди ул. 

Җырчыбызга хәерле сәфәрләр телибез. Ниятләнелгән хаҗын Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылсын.

"Ш.К."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев