Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Динә Латыйпова: “Илсөя миңа сеңлем генә, мин аңа берничек тә охшый алмыйм”

Татарстанның атказанган артисты Динә Латыйпованың көтмәгәндә генә хейтерлары артып киткән.

Тамашачылар, Динә Латыйпованы Илсөя Бәдретдинова образын кабатлауда гаепли. Бу сорауга ачыклык кертү өчен җырчы белән хәбәргә чыктык. (Шәһри Казан)

Динә ханым шундый ялкынлы комментарийларның берсен безгә дә укып күрсәтте: “Динә, нишләп сез Илсөянең образын кабатлыйсыз. Үзегезгә уңайсыз түгелме алай? Бәлки үзегезнең образны тудырырга вакыттыр. Башкалар сезне кабатласын, ә сез түгел. Рафаэль абыйның дәрәҗәсее төшерәсез. Бизәнгәннән соң көзгегә карыйсыздыр бит”, - дип язган бер ханым.

– Менә мондый хәбәрләрне фотолар астында гына түгел, шәхсән үземә дә җибәреп торалар. Мин гомер буе шул бер Динә инде. Илсөя миңа сеңлем генә, мин аңа берничек тә охшый алмыйм. Беренче тапкыр шундый сүзләр ишеткәч, кызык тоелды. “Бу кадәр яшәртмәсәгез дә ярар иде”, – дип кенә җавап бирдем. Гел кабатлана торгач, бераз ачыклык та кертәсем килә.

Без Илсөя белән берничек тә охшый алмыйбыз. Илсөянең үз әти-әнисе, үз нәселеннән килгән төсе бар. Минем үз нәселемнән килгән төсем бар. Кемнәрдер охшашлык күрә икән, рәхмәт. Илсөя кебек матур кызлар белән чагыштыргач, бу, әлбәттә, зур бәя. Мин беркайчан беркемгә дә охшарга тырышмадым, беркемне дә кабатламадым. Сокланып караганым булды. Әмма беркайчан да башка кеше булу турында хыялланмадым. Һәр кешенең үз юлы, үз сукмагы, үз төсе.

 Динә апа, гомумән, нинди иҗади планнар белән мәшгуль сез?

– Юбилей концертына әзерләнәм, киләсе елда, Аллаһ бирса. Узган елны Рафаэльнең юбилее иде. Ул аны ничектер тыныч кына үткәреп җибәрергә теләде. Киңәшләшеп, минем юбилейны үткәрергә булдык. Иске җырларны барлыйбыз, яңа җырлар язабыз, программа төзибез, мәш киләбез әле. Тиздән яңа китабым дөнья күрәчәк, бу минем 7нче зур әсәрем. Аны интернет челтәрләренә дә куеп бардым, әмма китап тотып уку барыбер башка хисләр уята. Эшләп торабыз, туктаган юк әле, шөкер.

Илгизә Галиуллина

Шәһри Казан

 https://baltaci.ru

 

фото: 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев