Фазлыйәхмәтовлар хыялга ирешү өчен операция аша үттеләр
«Барысы да әйбәт булыр».
Татар эстрадасының популяр җырчысы Ришат Фазлыйәхмәтов һәм аның хатыны Ильмира (Тәтишка) җитди сынау аша үттеләр. Хатынына операция ясатырга туры килгән, ул аннан бик нык курыккан.
«Матурым борчыла, хәзер операция була. Наркоздан уянырмынмы икән дип курка. Уянасың инде, уянмасаң да уяталар, борчылма. Барысы да әйбәт булачак, иң мөһиме - сәламәтлек» ,- ди Ришат төшергән видеосында.
Ильмира белән Ришатның хастаханә юлларында йөрүләре бәби алып кайту теләге белән бәйле. Моңарчы алар аккаунтларында комплекслы тикшеренүләр узачаклары турында сөйләгән булганнар. Ильмира операцияне дә шуның белән бәйле рәвештә ясаткан.
Аннары Ришат яңа видео куя, ул анда операциянең уңышлы узуы турында хәбәр итә.
Ильмира (Тәтишка) аңына килгән. Ачыкланганча, ул наркоздан айныганда да эше турында сөйләгән.
Фазлыйәхмәтовлар кирәкле барлык тикшерү һәм дәвалану узалар, бу вакыйга турында подписчиклары белән дә ачыктан-ачык уртаклашалар.
Алар алга таба да үзләренең әти-әни буласы юллары турында сөйләргә вәгъдә иттеләр.
фото: Р. Фазлыйәхмәтов соц челтәрдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев