Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Фердинанд Сәлахов: «Хатынымның хәле авыр дип зарланып утырыйммы?»

Татарстанның артисты Фердинанд Сәлахов – чын мәгънәсендә халык артисты.

Халык җырларының тере энциклопедиясе Фердинанд абыйга да 70 яшь тула икән. «Шәһри Казан» газеты  җырчы белән әңгәмә оештырган. 

– Татар эстрадасының шоу-бизнеска кайтып калуы сезне борчыймы?
– Заманча ясыйбыз дип акланып, глобаль, фундаменталь төшенчәләрне үзгәртү борчуга сала. Җыр шул заманда, билгеле бер тарихи шартларда туган икән, димәк аны үзгәртмичә, шул заман рухы белән башкарырга кирәк. Кешелек табигатькә каршы барган куркыныч дәвердә яшибез. Кешеләр үзгәргәч, сәнгатьне үзгәрешләр читләтеп үтми, билгеле. Бик сәләтле яшьләребез бар. Җыр, инструменталь башкару сәнгате дә техник яктан  зур үсеш алды. Барысы да начар дип тә кистереп әйтеп булмый. Дөрес, тәнкыйть һәр заманга да хас әйбер инде ул. Кайвакыт бик урынлы әйтелгән сүзләр дә бар. Тик төп проблема – татар телле музыка белгечләре, яшьләргә юнәлеш биреп торучы сәнгать советы булмау. Радио-телевидениенең шәхси кулларда булуы да сәнгать үсешенә йогынты ясый. 

– 70кә җитсәгез дә, тавышыгыз бер дә үзгәрмәгән, сөбһаналлаһ. Тавышыгызны ничек саклыйсыз?
– Тавышны махсус саклап утырмадым инде. Тавыш яшь барган саен, әлбәттә, үзгәрешләр кичерә бераз. Әмма без консерваториядә белем алдык, безгә вокал техникасы, тавыш белән идарә итү нечкәлекләрен өйрәттеләр. Бу бик зур фән, мин әле дә үземне техник яктан иң камил җырлаучы дип атый алмыйм. Дөрес, консерваториядә махсус программа буенча укуым миңа бик зур этәргеч булды. Шулай да күп җырланды инде, гастрольләрдә йөреп, бер чыгып китүдә 119 концерт җырлаган чаклар булды. Элек план, норма дигән әйберләр дә бар иде. 3 айга бүрек, туннар киеп, Соргыт якларына чыгып китәсең, шул кием-салымны төяп, Ташкенттан кайтып төшәсең. Тәҗрибә туплау, тавышны ныгыту өчен яхшы мәктәп булды. Хәзер җырчылар мондый күрсәткечләр белән мактана алмый, чөнки заманы башка.

– Фердинанд абый, йөрәгегезгә операция ясату белән дә тамашачыларны куркытып алган идегез...
– Йөрәккә операция ясамасалар, без бүген сөйләшә алмас идек. Мине хастаханәдән: “Операция ясарга квота юк”, – дип кайтарып җибәрделәр. Филармония җитәкчесе Кадим Нуруллин белән Айдар Фәйзрахманов бөтен республиканы кузгатты. “Нишләп аны өйгә җибәрдегез. Операция ясамасагыз үлә бит”, – дип табибларга йөрделәр. Сөйләшеп, ниндидер юллар таптылар. Миңа ашыгыч рәвештә операция ясадылар. Исән-сау операциядән чыккач, мине яшәтергә теләүче, туганнар кебек якын кешеләрем булуына инандым. Күз алдына китерегез, операциянең ахыры хәерле тәмамланмаса, нишләргә? Кеше язмышын хәл итү өчен никадәр батырлык кирәк. 
Операция уңышлы узды, бераз хәл кергәч, әтәчләнә башладым инде. Кадим Назырович артыннан: “Сәхнәгә чыгыйм инде, җырлыйм инде”, – дип бала-чага кебек йөрдем. Түземлеге беткәч, сәхнәгә чыгарга рөхсәт бирде. Ә үзе залга кереп утырды. “Казан нуры” оркестрына кушылып “Яшь наратлар”ны (Илдар Юзеев сүзләре, Җәүдәт Фәйзи сүзләре) башкардым. Кадим Назырович тын ала алмыйча тыңлап утырды. Минем өчен борчылды. Әмма сәхнәгә чыга башлагач, миңа ышаныч артты, шулай итеп, гадәттәге эш режимына күчтем. Әле дә эшлибез, шөкер. 2026 елның 3 февралендә бенефисымны ясыйм.

– Хәләл җефетегез авырый дип ишетеп беләбез. Аны тәрбияләвегез, терәк булуыгыз сезгә булган хөрмәтне тагын да арттыра.
– Раиләнең авыруы турында беркемгә әйтмәдек, чөнки безгә “реклама” кирәкми. Тормыш иптәшем 23 ел нәселдән килгән чир белән авырый, шуның 5 елы урын өстендә. Язмыш, нишләтәсең. Хатынымның хәле авыр дип зарланып утырыйммы?  Әгәр ул ышанып минем белән гомерен бәйләгән икән, мин аны сайлаганмын икән, димәк шулай булырга тиеш. Үземә операция ясаганнан соң да, хатынымны карадым. Зарланырга теләсәң, сәбәпләр табыла. Бүген торып, үзе чәй эчә ала икән, сөенәсең дә алга таба атлыйсың. Авыруны беркем дә теләп, сорап алмый. Гаилә – сәхнәгә чыгарып селки торган әйбер түгел. Иҗатым, үземнең үткән юлым, җырларым аша әйткән сүзләрем бар. Ә хатыным, балалар аерым шәхесләр. 

 https://shahrikazan.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев