Фирдүс Тямаев: «Калкансыман биздә ике якта да онкология. Бөтен анализларны тапшырдым...»
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Республика клиник онкологик диспансерында булып кайткан иде.
Бу хакта ул социаль челтәрендә язылучыларына сөйләде.
“Берегез дә бу юлны таптамагыз! Дуслар, язмышымның тагын бер сынавы. Аллаһы Тәгалә кешегә гомер биргәч, сынауларын да бирә. Тик нинди генә сынау булса да, без бирешергә тиеш түгел», – диде ул. Фирдүс Тямаевка нәрсә булган?
– Фирдүс, онкологик диспансердан хәбәргә чыккан идегез. Нәрсә булды соң?
– Миндә онкология таптылар. Калкансыман биздә ике якта да онкология. Бөтен анализларны тапшырдым. Бернинди төшенкелек юк. Бергә булганда барысын да җиңеп чыгабыз. Хәзер тикшерүләр узып торам. Петербургта операция ясау турында да сүз кузгатканнар иде. Әлегә туктадык, күзәтеп торырга куштылар.
– Бу хәбәр аяз көндә күк күкрәгән шикелле...
– Эстрадага килгән чорымда нерваларны шактый какшаттылар. Сез белмәгән сынаулар да бар. Милләтпәрвәр кеше һәрвакыт йөрәге, күңеле белән әрни. Барысын үзе аша үткәрә.
– Сез сәхнәдә җырлыйсыз, биисез. Барысы да яхшы кебек тоела. Ә күңелегездә?
– Кемгәдер, бәлки, ярдәмем дә тиядер. Ярдәм итмичә тормыйбыз. Кызым тууы кебек шатлыклы мизгелләрем яман шеш булудан саклап калгандыр. Иң мөһиме – яман шеш түгел. Әле барысын да җайга салып була, шуңа кәефне төшермим. Әмма онкология булуы – факт.
– Махсус хәрби операциядә катнашучылар янына да барырга уйлыйсыз дип ишеттем. Хакмы?
– Казан концертыннан 1 миллион сумны махсус хәрби операциядә катнашучыларга дип ниятләп, алып куйдым. Безнең авылдан 40ка якын егет шунда. Алар белән гел хәбәрдә торабыз, мин берничек читтә кала алмыйм. “Абый, прицел, тепловизор кирәк”, – диләр икән, табарга тырышабыз. Берсе дә арзан түгел. Безнең егетләрне бик каты утта тоттылар. Аларга тиз арада квадроцикл кирәк булды. Әлегә 550 меңгә сатып алырга сөйләштек. Аллаһ бирса, үз кулларым белән илтеп тапшырасым килә.
– Татнефть-аренада концерт оештырырга уйламыйсызмы?
– Июль-август башларында концерт оештырырга исәп бар. Бу шулай ук стадион форматы, дискотека булачак. Миңа йә еларга, йә “юләрләнергә” инде. Монда дискотека булгач, “юләрләнәчәкбез”. Быел Казанда, Уфада һәм Нефтекамскида дискотекалар оештырган идем. Анда яшьләр генә түгел, урта буын да рәхәтләнеп килә. Безнең өлкәдә проблемалар җитәрлек. Күп кенә авылларда мәдәният йортлары эшләми. Концертлар куелмый, дискотека оештырылмый. Без дә авылларга йөрмибез, безне дә гаепләргә кирәк. Авыл бетсә, тел, гореф-гадәтләр бетә. Шәһәр берничек тә телне саклый алмый. Авылда чын гореф-гадәтләребез саклана.
Концертны йомгаклап флагны күтәреп “Татарлар” җырын башкарам. Бу җырны җырлаганда күпме күз яше күрәм. Без татар дип горурланып яшәргә тиеш. Динебез, телебездән оялмыйк. Үзенең телен, илен яраткан кешеләр – бәхетле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев