Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Фирдүс Тямаевны концертында ирененнән үпкәннәр (+видео)

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев социаль челтәрдәге шәхси битендә концерттан видео урнаштырган. Анда ул: «Минем сүзем юк», — дигән.

Видеодан күренгәнчә, чибәр генә хатын-кыз артист янына сәхнәгә кызыл розалар бәйләме белән күтәрелә, «Мин бары тик яратам, башка булдыра алмыйм. Үбәргә ярыймы? » дип кычкыра. Җавап көтеп тормыйча, фанат хатын-кыз җырчыны кочаклап үбә башлый.

Фирдүс Тямаев шок хәлендә кала һәм «Мин әйттем бит, минем концертларга нормаль кешеләр йөрми дип. Ә сез ышанмыйсыз», дип шаярткан. 

Җырчының подписчикларының күбесе, бу пост астында шактый гына комментарийлар да язган. Күбесе бу күренешне ошатмавын белдергән. 

Ни генә булмый артистлар тормышында. Кайсыдыр артистны бигрәк нык яраталар, үз итәләр, ә кайберсенә чәчәк бәйләме дә бирмиләр. Әфәрин, Фирдүс, булдырасың. Хатын-кызлар бигрәк ярата үзеңне. Тормыш иптәшең Резедә аңлый торган кеше булып, бу күренешләрне гафу итә белсен инде.

Фото һәм мәгълүмат ТНВ каналының сайтыннан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев