Гүзәл Уразова концертына килгән ятимә кыз тарихы бөтен залны елаткан
Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразованың Уфадагы концертында меңләгән тамашачысының күңелен эретерлек вакыйга булган.
Аня исемле 5 яшьлек кыз кумирының концертын бик көтеп алган һәм аңа ныклап әзерләнеп килгән. Җырчының тамашасы 5 бүлектән тора. Аларның һәрберсендә җырчы сәхнә күлмәген алыштыра. Аня һәр бүлектә җырчы янына аның күлмәгенә охшаш образда чыккан, Гүзәл Уразовага гына түгел, бөтен командасы – биючеләре, музыкантларына да чәчәкләр, шарлар, бүләкләр өләшкән.
Аня – ятимә кыз, аны әбисе һәм карт әбисе генә тәрбияли. Аня концертка якыннарын да алып килгән. Өстәвенә, Аняның карт әбисенең туган көне дә концерт белән туры килгән, аңа 80 яшь тулган.
Социаль челтәр йолдызлары
3 декабрь 2025 11:00
Гүзәл Уразова концертына килгән ятимә кыз тарихы бөтен залны елаткан
Гүзәл Уразова концертына килгән ятимә кыз тарихы бөтен залны елаткан
Фото: Гүзәл Уразованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән. Видеодан скриншот
Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразованың Уфадагы концертында меңләгән тамашачысының күңелен эретерлек вакыйга булган.
Аня исемле 5 яшьлек кыз кумирының концертын бик көтеп алган һәм аңа ныклап әзерләнеп килгән. Җырчының тамашасы 5 бүлектән тора. Аларның һәрберсендә җырчы сәхнә күлмәген алыштыра. Аня һәр бүлектә җырчы янына аның күлмәгенә охшаш образда чыккан, Гүзәл Уразовага гына түгел, бөтен командасы – биючеләре, музыкантларына да чәчәкләр, шарлар, бүләкләр өләшкән.
Аня – ятимә кыз, аны әбисе һәм карт әбисе генә тәрбияли. Аня концертка якыннарын да алып килгән. Өстәвенә, Аняның карт әбисенең туган көне дә концерт белән туры килгән, аңа 80 яшь тулган.
«Бу – кабатланмас концерт булды. Безнең яныбызга Аня исемле кечкенә кызчык килде. Башта ул безнең яныбызга минем ак күлмәгемә охшаган аклы-алтынсу төстәге киемнән менде. Кулында алтынсу шар һәм чәчәкләр иде. «Син бит әзерләнеп килгәнсең», – дип, мин аның белән фотога төштем. Анечканы урынына озаттык, аңа плакат һәм бүләкләр бирдек.
Мин икенче образда – зәңгәр төстәге күлмәк белән чыккач, ни күрим, Аня да шундый ук киемнән сәхнәгә менеп килә. Ул барыбызның да мәхәббәтен яулады. Нинди могҗизаи бала. Кулына зәңгәр шар тоткан. Барабанчыбыз янына килеп, аңа бүләген сузды.
Без аны урынына озаттык. Ләкин моның белән генә бетмәде әле. Сабый шул дәрәҗәдә ихлас иде, аның барысын да аерым бер ярату белән, чын күңелдән әзерләвен күреп, шаккаттык. Аңа бит 5 яшь кенә әле. Өченче тапкыр ул безнең төркемдәге һәркемгә минем күлмәгем төсендәге бүләкләрен өләшеп чыкты. Соңыннан без аны сәхнә артына чакырдык һәм аның ятимә бала икәнен ачыкладык. Аны әбиләре генә тәрбияли, әнисе дә, әтисе дә юк. Безне бу тарих бик дулкынландырды. Без дә аны сөендерергә булдык. Киң күңелле, кечкенә, матур Анечканы. Мин ал күлмәктән чыккач, ул миңа ал төстәге итекләр алып менде. «Кыш көне туңмагыз һәм мине искә төшерегез», – диде. Без барыбыз да еладык. Ахырдан ул янә сәхнәгә бүләкләр белән менде. Барабанчыбыз аңа үзенең таякчыкларын бүләк итте», – дип сөйләде әлеге тарихны үзенең сәхифәсендә Гүзәл Уразова.
Җырчы үзенең командасы белән Аняның үзенә дә бүләк ясарга карар кыла, матур күлмәкләр алырга акча бирә. Бу мизгелдә тамашачылар да күз яшьләрен тыеп тора алмый.
Концерттан соң Гүзәл Аня белән әбисен Казанга, үзләренә кунакка алып кайткан. Җырчы Аня белән зоопаркта, аквапаркта, кафе-кибетләрдә йөргәнен, Аняның җаны теләгән әйберләрен алып биргәнен дә күрсәтте. Алга таба Аня һәм аның якыннары өчен җырчының барлык концертларына керү дә бушлай булачак.
Фото: Гүзәл Уразованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән. Видеодан скриншот
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев