Ильмира Нәгыймова Марат Яруллин белән мөнәсәбәтләренә нокта куйган
Бу хакта ул социаль челтәрдәге язылучыларына сөйләгән.
– Дүрт ел минем өчен аз вакыт түгел. Тормышымда булганы өчен рәхмәт әйтәм. Бик күп авырлыкларны бергә үттек. Төрле вакытлар булды, әмма бәхетле мизгелләр күбрәк. Без бер-беребезне тормышта гына түгел, иҗатта да терәк булдык. Тормыш бу... Кешеләр кавыша, аннан аерылыша. Синең моңлы тавыгың (көлә). Хәтереңне калдырган булсам гафу ит, Марат. Бәхетле бул! – дип язган Ильмира.
Шулай ук Ильмира Нәгыймова язылучыларының сорауларына да җавап биргән:
– Марат белән уртак видеолар кайчан була?
– Хәзер инде беркайчан да.
– Ни өчен аерылыштыгыз?
– Холыкларыбыз туры килмәде.
– Хәзер сез мөнәсәбәтләрдәме?
– Юк һәм теләмим дә. Күрәсен күрдем инде. Ике ел мөнәсәбәтләрдән ял итәргә уйлыйм.
– Маратның әнисе сезне куып чыгарган диләр. Дөресме?
– Тузга язмаган сүзләр. Кеше сүзенә ышанмагыз. Ул хәтта минем балаларымны да бик яратты. Маратның әти-әнисе бик яхшы кешеләр. Матур гаилә. Маратның әнисе мине күп нәрсәгә өйрәтте. Мин аңа бик рәхмәтле.
– Сез бик матур пар идегез...
– Ярар инде. Минем барысы да яхшы, шуңа күрә бу хакта ачыктан-ачык әйтергә булдым. Ялганларга яратмыйм. Очрашып йөрүне әйтмәдек, чөнки фанатларыбызны югалтырга курыктык.
– Марат белән Русланны чагыштырып булмый.
– Руслан белән аерылышкач: "Беркайчан артист белән очрашмаячакмын", – дигән идем. Беркайчан дип әйтергә ярамый икән. Хәзер икенче тапкыр әйтәм.
– Идеаль ир-ат нинди булырга тиеш?
– Тугры.
– Күпләр Маратны сезнең дуэттан соң белде.
– Бу сүзләрдә хаклык бар. Мин сәхнәдә 18 ел чыгыш ясыйм. Ике дуэт җырыбызны да мин яздым. «Минем серем», «Сау бул, мәктәп» җырын да яздым. Әмма ни өчендер ул бу хакта әйтми.
– Марат белән ничек очраша башладыгыз?
– Аерылышкач, ярты ел артымнан йөрде.
– Руслан белән аерылышуның сәбәбе Марат идеме?
– Юк. Аерылышкач, ярты елдан соң очраша башладык. «Соңгы бию» моңа сәбәпче.
– Марат сезне җибәрә алмый кебек...
– Тавык диюе инде... Мин ул сорагач, чыннан да, тавыкны моңлы итеп җырлап яздырып җибәрдем. Әмма ул бу язмада минем тавыш икәнен әйтмәскә сүз бирде.
– 4 ел эчендә тәкъдим ясамадымы?
– Юк инде. Мин карт, ике бала белән (көлә). Сораулар биреп тә куясыз.
– Ялгызлыктан куркасызмы?
– Юк.
– Энегез вафатыннан соң, Марат ярдәм иттеме?
– Әйе, янәшәмдә булганы өчен рәхмәт әйтәм.
– Марат гафу үтенсә, янәдән кавышасызмы?
– Ир-атлар өчен барысы да җиңел. Аның янәшәсендә сөйгән яры бар икәнен беләм. Бәхетле булсыннар!
– Сез хәзер аралашасызмы?
– Юк. Араларны 1 гыйнвар өздек.
– Марат белән аерылышуга балалар нәрсә ди?
– Балалар аны бик яратты. Сорыйлар, сагыналар.
– Энегезне алып кайттылармы әле?
– Юк. Чыгара алмыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев