Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Ләйсән Гыймаева: «Аңа тотынып, теләкләребезне әйтеп калуыбыз – могҗиза»

Булат Бәйрәмов һәм Ләйсән Гыймаева изге айда изге сәфәрдә булып кайттылар. «Күптәнге хыялыбыз чынга ашты», – дип сөйли алар.

– Гомрәгә бару 8 март бүләге идеме?

– Юк, бу күбрәк минем теләгемдер. Ике ел Гомрәгә бару турында хыялланып, уйлап йөрдем. Менә быел насыйп булды, шөкер. Бер ай эчендә тиз генә уйлаштык та, ниятләдек. Рамазан аенда үзебезгә шундый бүләк ясадык.

– Изге сәфәргә, гадәттә, җитәкче белән баралар. Сез ничек?

– Рамил хәзрәт Юнысовның вәгазьләрен дә тыңлаганыбыз бар, аны бик хөрмәт итәбез. «Хаҗга бару мөмкинлеге булса, Рамил хәзрәт белән барыр идек», – дип уйладык. Менә шулай килеп чыкты да. Изге сәфәргә хәзрәт белән бергә бару хәерлерәктер, аеруча беренче тапкыр. Гомумән, үзеңә тормышны катлауландырырга кирәкми. Хәзрәт белән төркемгә кушылып барганда документларны да тиз, җайлы гына эшләп бирәләр.

– Хаҗ кылырга ният бармы?

– Әлбәттә, тик олы Хаҗга барганчы, башта Гомрәгә бару хәерле дип уйладык. Бу беренче чиратта әзерлек, үзеңне сынап карау. Хаҗ – җәй көненә туры килә. Анда ул вакытта +65 градуслы эссе була. Гомрәдә дә +35 градус иде. Бу яктан бераз җиңелрәк булды инде.

– Уразада булгач, авыр түгел идеме?
– Без беренче ел гына ураза тотмыйбыз. Һәр елны изге айны көтеп алабыз. Су эчәсе килде, әлбәттә. Әмма иң кыены гел хәрәкәттә булуыбыздыр. Көненә 20 километр үтә идек. Бик авыр, дип әйтмим. Тик шулай да күпләр авырды. Без мөмкин кадәр сакланырга, витаминнар эчәргә тырыштык. Ләкин сәфәребезнең соңгы көннәрендә авырый башладык. Казанга кайткач, бер атна ныклап дәваланырга туры килде. Рамил хәзрәт Юнысов та: «Рамазан аенда Гомрә хаҗы кылу – Олы Хаҗны үтүгә тиң», – диде.

– Изге сәфәрдән соң сәхнәгә чыгучыларны тәнкыйтьләүчеләр дә бар. Сез моңа нинди карашта?

– Сәхнәдә чыгыш ясау – начар гамәл түгел. Тиешенчә киенсәң, җырларың мәгънәле булса, бернинди куркынычы да юк. Күпвакыт тәнкыйтькә теманы тирәнтен белмәүчеләр алына. Андый гына сүзләргә безнең иммунитет бар инде.

– Яңа альбом чыгаргансыз икән. Сезнең иҗатны күзәтүчеләр күпме?

– Гел яңа җырлар чыгарып торырга тырышабыз. Җыр­ларыбыз тыңлана, бәйрәмнәргә, мәҗлесләргә чыкырып торалар. Социаль челтәрдә дә актив булырга тырышабыз. Эшләргә кирәк, эшләмичә генә бернәрсә дә булмый.

– Сез сәфәрдә вакытта кызлар үзләре генә калдымы?
– Өйдә әни (Булатның әнисе) белән калдылар. Алар да ураза тоттылар, шөкер. Шулай әкрен генә үз көебезгә эшлибез, яшибез.

 

https://yashel-uzan.ru

Илгизә Галиуллина. «Шәһри Казан»

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев