Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Лилия Муллагалиева яман чир белән көрәшә

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева тормышындагы соңгы яңалыклары белән уртаклашты.

Кызганыч, бу хәбәре җырчының иҗатын яратучыларны борчуга салды.

"УЙЛАМАГАН ҖИРДӘН ТЕГЕ ӨЧ ХӘРЕФЛЕ КАҺӘР СУККАН АВЫРУ МИНЕ ДӘ ЭЛӘКТЕРЕП АЛДЫ" , – дип язган ул телеграмм-каналдагы шәхси сәхифәсендә. 

– Мин һәрвакыт сезнең белән ачыктан-ачык бөтен тормышымны күрсәтеп, сәхнәдәме, шәхси тормышымдамы гел сезнең белән хәбардар. Социаль челтәрләр ачылганнан бирле шатлык-куанычны да, борчу-мәшәкатьне дә барсын да шушында язып бардым. Сезнең белән бергә балаларны күтәрдек, якты дөньяга тудырдык, бергә концертлар куйдык, яңа җырларны да ишетүче - халкым сез.

Сәяхәттә йөргәндә дә мин сезнең белән, кемгәдер ярдәм кирәк булса да без бергә! 

Кыскасы минем тормышым сезнең күз алдында бара. Шулай булгач шатлыкны уртаклашу гына түгел, борчу кайгымны да сезгә әйтергә тиешмендер дип уйлыйм. Борчу сынау килде, дусларым. УЙЛАМАГАН ҖИРДӘН ТЕГЕ ӨЧ ХӘРЕФЛЕ КАҺӘР СУККАН АВЫРУ МИНЕ ДӘ ЭЛӘКТЕРЕП АЛДЫ. 

Даими рәвештә анализлар биреп, үзилар үтеп торсам да, калкансыман бизне бервакытта да тикшергәнем булмады. Гармоннарга анализлар бирүен бирә идем.Ул анализлар арасында антитәнчекләрнең югары булуына әлләни игътибар итмәгәнмен... Шулай бер көнне берьюлы бөтен органны тикшергәндә УЗИ ясауны иң беренче калкансыман биздән башларга булдылар. УЗИ ясаучы апаның күзләреннән үк минем анда нәрсәдер бар икәнен аңларга була иде. Ул озак кына тикшергәннән соң сул якта төерләр булуын әйтте һәм тиз арада биопсия бирергә дип эндокринологка, онкологка юнәлтте. Бу апрель ахыры иде.

Мин республика онкология диспансерына барып анализ бирдем. Аннары май бәйрәмнәре, яллар җитте. Үземдә үзгәрешләр тоймадым дисәм, берничә тапкыр кан йөгергән кебек була иде, әмма шикләнмәдем. 10 май көнне миңа анализ нәтиҗәләрен әйттеләр. Мин башта ышанмадым, аннары җебедем, утырып еладым. "Бөтен гомерем күз алдымнан үтте", - дип әйтәләр бит. Минем дә шулай, бар тормышым күз алдыннан узды... Әле миңа мохтаҗ балалар булуы күңелне әрнетте. Әйтеп тә, сөйләп тә, язып та бетерә торган түгел. Аллаһым берегезгә дә бу хәлдә калырга язмасын!

Нәселебездә рак белән авыртучы юк, бу чир бездән ерак дип уйлап йөри идем бит мин. "Бу чир ,чыннан да, яман, ахыры бер әйбер белән төгәлләнә , бар да бетте шушының белән шул мени?" - дип уйлана башладым. 

Шулай итеп мин кара кайгыга баттым, ләкин сиздермәдем, тырыштым. Рәхмәт Чулпанга( дустым) ул мине тиз генә үз аңыма китерде. Юатты, ышанычны югалтмаска, ашыкмаска, алга таба тикшеренергә киңәш бирде. Үз-үземә ышанырга, көчле булырга киңәш итте.

14 майга операциягә яздылар. Башта ризалык белдергән идем, аннан каршы килеп, ашыкмаска уйладым. Үз-үземне тынычландырырга тырыштым. Бөтен чакырган чараларга барып җырладым, Чулпанның киңәше белән психосоматика белән шөгелләнүчегә бардым. Аңа да зур рәхмәт. Ул да миңа файдалы киңәшләр бирде. Җәй башы, Сабантуйлары, көндә ниндидер планнар, балалар, гаилә…

Тик бер генә уйламаган көнем дә булмады. Инде Аллаһка тапшырып барысын кабул иттем, алга таба яшәргә, тикшеренеп торырга кирәк. Операциядән котылып булмавына инандым.

Онкология диспансерына барган саен кешеләр таный, сорый, кызыксына башладылар. Күңелемнең төрле хәләтендә мин аларның кайберләренә дөресен әйттем, кайберләрен алдадым. Ай саен тикшеренеп тордым, 3 тапкыр цитологияне тикшерттем. Ни кызганыч һәркайсында яман шеш булуы дәлилләнде.

Ничек булса да иҗатта булдым, тапшырулар төшердек, җырлар яздырдым, тик һәр җырны җырлаганда югары ноталарны авыр алынуын сиздем... 

Минем операциядән баш тартуым тавышсыз калырмын дигән курку хисе белән дә бәйле. Нерв күзәнәкләре, связкаларның калкансыман бизгә якын булуы куркыта. Элек Казанда ясатырмын дигән планнар белән йөрдем. Аннары Санкт-Петербургны белешә башладым. 

Инде менә дуслар, мин Аллаһка тапшырып Питерга юл тоттым. 

Барсы да яхшы булыр дигән уйлар белән очам. "Белмәгән, күрмәгән мең бәләдән котылган", - диләрме әле. Мин инде үз кайгымны сезгә ничек бар шулай сөйләдем. Белмәгән булсагыз, бәлки, минем өчен борчылмас идегез дә бит, әмма сезнең догалар, яхшы теләкләр, сездән энергия миңа бик кирәк!

Сез мине югалтмагыз яме! Әле минем җырлыйсы җырлар, куясы концертлар, эшлисе изге эшләр күп булсын! Әткәй әйтмешли "Тормыш-көрәш". Язмыштан узмыш юк. Барсы да узачак, - дип хәбәр иткән Лилия Муллагалиева язылучыларына.

Җырчыга сәламәтлек теләп калабыз!

 

https://shahrikazan.ru

фото: Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев