Марат Яруллин Ринат Рахматуллинның җырын сатып алган
Йолдызлар тормышы
Узган атнада «ТНВ Татарча» Вконтакте төркеме язылучылары яңа «Уйныйк-уйлыйк» тапшыруының эстраданың популяр җырчысы Ринат Рахматуллин һәм аның хатыны Динара катнашында чыгарылыш карады.
Ул анда үзенең җырын Марат Яруллинга сатуы турында сөйләде.
"Чакыр гына мине" җыры белән ул Мәскәүдә чыгыш ясады. Ул вакытта Марат яшь иде әле, халыкка билгеле түгел. Аның администраторлары миннән бер тапкыр җырларга сорады. Берничә вакыттан соң, яздыра, дискларда чыгара башлаган. Мин аннары я туктат, я җырны сатып ал дидем. Ул сатып алды. Аны хәзер икебез дә җырлыйбыз. "Чакыр гына мине" ярты миллион тора", – диде Ринат Рахматуллин.
фото: Татар информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев