Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Ринат Рахматуллин: “Хатыным белән яшь аермабыз 25 елдан артык»

– Урак өстеннән дә болайрак – концертларыма әзерләнәм. Ике көн рәттән була ул. Бер айдан кимрәк вакыт калды, барысына да өлгерәсе. Быелгы программа – үземнең тормыш китабы,- дип уртаклаша Ринат Рахматуллин.

– Димәк, беренче хатыныгыз белән яшәгән елларыгыз да сәхнәгә “менәчәк”?

– Менәчәк. Ләкин ничек итеп бирелер ул, анысын уйлап җиткермәдем әле менә. Ничек кенә булмасын, мине әти тәхетенә менгезгән, кызлы иткән еллар ул – гомеремнең байтак өлеше. Аны ничек итеп кисеп калдырасың ди? Кызларым да килә.

– Тормыш китабыгызның яңа битләрен дә ачарсыз бит? Икенче хатыныгызны да күрәсебез килә.

– Ә сез ничек уйлыйсыз? Бу концертка аның да зур өлеше керә бит. Һәр чыгышны аның белән куябыз. Динара белән бергә яши башлавыбызга икенче ел китте, һәр чыгышымда сәхнә артында борчылып ул басып тора. Терәк миңа ул, моңа кадәр җаныма җитмәгән наз да, өйдәге гаилә учагын сүндермичә саклый белүче иң якын кешем дә. Ничек яшәгәнмен соң мин синсез, дим үзенә дә.

– Кайсы як кияве син, Ринат?

– Байлар Сабасының үзендә туып-үскән кызга өйләндем. Яшь аермабыз 25 елдан артык булса да җилбәзәк дип уйламагыз. Киресенчә, бик төпле ул, спортчы.

– Әти-әнисе, туганнары ничек кабул иттеләр соң? Кияү дигәне беренчедән җырчы, икенчедән “тарих”лы.

– Әби-бабайсы, әти-әнисе мине яраткан киявебез дип кенә йөртәләр. Кайчан кайтып кермә ачык йөз, тәмле сый, урын түрдән  миңа.

– Хатының бәбигә узып куйса?

– Бәби алып кайтырга без күптән әзер! Тырышачакбыз да, дияр идем әле. Нигез тоткасына бала бик тә кирәк.

– Ринат, тормышыңны белгәнгә дә шушы сүземне әйтәм – син бу бәхеткә гомерең буе лаек идең. Иминлек, тату тормыш сезгә!

"Ш.К."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев