Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Ризат Рамазанов: Гастрольләр алар – тормыш мәктәбе

Соңгы вакытта эстрада артистларыннан төркемнәре алышыну, биюче, музыкантларының эштән китүе турында еш ишетергә туры килә.

Бу күренеш Ризат Рамазановлар төркемендә дә күзәтелә. Ул моңа карата үз фикерен белдерде

«Мәдәният өлкәсенә биюче егетләр табуы аеруча авыр. Ни өчен дигәндә, бу юнәлештә уку йортларында бюджет урыннары 1-2 генә икән. Кайсы ир-атның 150 мең сум түләп биючегә укыйсы килсен!

Төркемдәге егетләребезнең күбесе укый-укый эшли. Үзләренең эшлиселәре килсә дә, әти-әниләре «укып бетерсен инде» дип сорый. Кемдер 7-8 ел эшләп арый, өйләнә, гаиләсе, балалары белән буласы килә. Гастрольләр алар – тормыш мәктәбе инде. Ел буе кешене үзеңне сәхнәдә ничек тотарга, әдәплелеккә, тәртипкә өйрәтәсең. Эшләргә өйрәтеп беткәч кенә китәләр дә баралар.

Мәдәният өлкәсенә генә түгел, барлык өлкәләргә дә кагыла инде бу эшчеләр табып булмау проблемасы. Егетләрнең күбесе махсус операциядә булу да тәэсир итәдер», – ди ул.

 

Ризат Рамазанов белән «Интертат» сайты өчен Гөлназ Хәбибуллина сөйләште.

Фото: «Татар-информ»

 https://baltaci.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев