Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Таһир Асылгәрәй: «Имеш-мимешләр белән яшисем килмәде, үзем барып күрергә уйладым»

Җырчы Таһир Асылгәрәй махсус хәрби операциядәге үз тәҗрибәсе турында сөйләде.

Минем контракт 4 айга төзелгән иде, хәрби операция зонасында ярты ел чамасы булдым. 55 яшьтән өлкәннәргә хезмәттән китәргә мөмкин, дигән карар чыкты. Минем комбат: «Батя, әйдә өеңә кайт, – диде. – Яшь егетләр күп. Сугышыр кеше бар», – диде. Хезмәтем өчен рәхмәт әйтте.

Махсус хәрби операциядәге кушаматым «Маэстро» иде. Ә болай, барысы да мине «Батя» дип йөрттеләр. Ни өчен «Маэстро»? Мин бит тыныч тормышта – музыкант, продюсер, җырчы. Башта мин анда җырлавымны, гитарада уйнавымны яшерергә тырыштым, сөйләп йөрмәдем. Соңыннан карыйм: мине таныганнар, кем икәнемне белеп алганнар. Каяндыр гитара пәйда булды, егетләрдән кемдер уйнарга өйрәтүемне сорады, кемдер гитараны шыңгырдатырга. Шундый вакытлар булды.

Армиядә мин спецназның разведка батальонында хезмәт иттем. Ягъни, безнең батальонда БМП (коры җирдә йөрүче сугыш машинасы – ред. иск.) бар иде, коры җирдә йөрүче сугыш машинасын йөртергә өйрәтүче инструктор идем мин. Боларның барысы, шул һөнәрләремнең кирәге чыгар, дип уйладым. Аннан, мин әйбәт ата идем, хәзер дә әйбәт атам. Калашников автоматыннан 100 метрдан 10ның 10сына тигерү минем өчен проблема түгел. Яшем өлкән булуга карамастан, егетләргә булышыйм, дип уйладым.

Анда очраклы гына бармыйлар. Болай гына түгел. Менә мин контрактлыларны күзәтүдән чыгып әйтәм, күбесе шундый... Һәркайсы үзенчә уникум. Кемдер тып-тыныч кына йөри, ә аның зиһене, логика, фикерләре бик көчле икәне ачыклана. Ә кемдер тел бистәсе, кайчан туктый инде бу, дип уйлыйсың. Карыйсың, аның ниндидер башка сыйфатлары бар. Шулкадәрле җитди... Безнең бер егет бар иде, тарихны шулкадәр яхшы белә! Авыр вакытларда, ниндидер сораулар туганда, ул аны сиңа шундый дөрес итеп аңлатып бирә. Карап торышка мәңге шулай дип әйтмисең. Кызыклы һәм уникаль кешеләр.

«Рәхмәтеңнән ташлама, Аллакаем!» дигән гыйбарә бар. Аллаһның рәхмәте чиксез. Менә шушы рәхмәтеннән генә ташламасын, дип сорыйсың. Ничек кенә әйләндерсәң-боргаласаң да, төп уй – менә шул. Исән кайта алырмынмы? Бу сорау-дога — ул хыял кебек иде. Кабат шәһәр буйлап тыныч кына йөри алырмынмы? Кызымны кочаклый алырмынмы? Хатнымны кочаклый алырмынмы? Догада шушы хыяллар була иде. Егетләр өчен дә дога кыла идем, хәзер дә дәвам итәм. Егетләргә язам: «Сезнең өчен дога кылам», – димен.

Белешмә: Таһир Асылгәрәев, 56 яшь.

Махсус хәрби операциядәге кушаматы: «Маэстро».

Тыныч тормышта: продюсер, җырчы.

Махсус хәрби операциядә: танк йөртүе механик.

Хәрби операциядә барысы 180 көн булган.

"Интертат"

Фото: Солтан Исхаков

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев