“Халык мине гаепли”: Фирдүс Тямаев ни өчен хатынын күрсәтмәве турында сөйләгән
Татарстанның атказанган артисты, танылган җырчы Фирдүс Тямаев ни өчен социаль челтәрләрдә хатынын күрсәтмәве турында сөйләп үткән.
Аның әйтүенчә, халык аны, янәсе, хатынын күрсәтергә теләмәүдә һәм өендә генә тотуда гаепли, кайберләре хәтта, аерылыштыгызмы әллә, дип тә сорый.
Мондый имеш-мимешләргә нокта кую өчен җырчы хатыны Резедә белән бергә язылучылары белән элемтәгә чыккан.
– Минем кадрда күренәсем килми. Аллага шөкер, бездә барысы да әйбәт. Социаль челтәрләрдә утыру теләгем дә, камерага күренү теләгем дә юк. Көннәр, төннәр, айлар һәм еллар балалар белән уза. Хәтта тоймый да каласың. Башка әйбер белән шөгыльләнергә көч тә, теләк тә юк, – дип сөйләп үткән артистның хатыны Резедә.
Алар өч бала – 2 ул һәм 1 кыз үстерә.
– Зур хыялыбыз бар: Резедәнең ялгыз концертын оештыру теләге. Әгәр шундый зур концерт оештырсак, килерсезме? Шундый теләк белән янып яшим әле мин – дип сөйләп үткән Фирдүс Тямаев.
Резедә исә концерт оештыруның гаять зур хезмәт булуын, зур көч һәм энергия таләп итүен, баласы кечкенә булу сәбәпле, әлегә моңа әзер түгеллеген әйткән. “Мәрьям бераз үссен”, – дип тә куйган ул.
Моннан тыш, Тямаев Резедәгә тамашачыларның, артист хатыны булу авырмы, дигән соравын тапшырган:
– Ничек дип әйтергә… Зарланырга яратмыйм. Яшәргә була. Авыр, әлбәттә. Яшь чагында, әле балалар булмаганда, җиңелрәктер. Хатынның – үз эше, ирнең – үз эше. Балалар белән катлаулырак инде. Әмма яшәргә мөмкин, һәр кешенең – үз һөнәре бит. Әле бит вахта ысулы белән берәр, икешәр ай эшләүчеләр дә бар. Дөньяда хәзер тотрыклылык юк. Эш булганда, барысын да онытып эшләргә тырышасың. Күп эшләсәң, сәламәтлек “аксый” башлый… Кешеләргә авыр хәзер, – дип билгеләп үткән Резедә.
Тямаев, үзенең бәхетле булуын, чөнки яраткан эше, яраткан хатыны һәм балалары барлыгын әйтеп, сүзенә йомгак ясаган.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/06/172257/?ysclid=mbpa8hssyk840350555
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев