Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаянова: «Йөрәгем ике мәртәбә зурайды»
Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаянова моңлы тавышы белән тамашачының яраткан җырчысына әйләнде.
Гадилеге белән дә үзенә тартып тора ул. Күптән түгел Мирзаяновлар гаиләсе ишәйде: икенче кызлары – Гүзәл дөньяга аваз салды. Зөлфирә, олы кызлары тугач ук, бала табуның, әни булуның чын ләззәтен тоеп алып, интервьюларының берсендә: «Минем икенче баланы табасым килә», – дигән иде.
Ике кыз әнисе булган Зөлфирә үзен ничек хис итә? Җырчының үзеннән белештек.
– Зөлфирә, икенче сабыегыз тугач, ниләр кичердең?
– Беренче тапкыр бала тудыру йортына барганда, берни дә аңламыйсың бит ул. Миндә курку хисе дә булмады. Икенче тапкыр инде кая барганымны аңлап килдем. Ничектер бераз курыктым да. Гүзәлебез бераз көттеребрәк, 41 нче атнадан туды. Озакка киткәч, бераз борчылдым да. Аллага шөкер, барысы да әйбәт. Ходай безгә сау-сәламәт бала насыйп итте. Шулкадәр назлы, шулкадәр рәхәт. Мин үземнең ике бала әнисе булганлыгымны әле икенче көнне генә аңладым. Баламны кулыма алып: «Мин тагын әни булдым бит», – дип шаккаттым. Беренче вакытта балама карыйм да елыйм, карыйм да елыйм, күңелем тула. Менә шундый хисләр булды.
– Йөрәктәге ярату хисен хәзер үзең дә сизмәстән икегә бүләргә туры килә бит. Шундый хисне тоеп, аптырап калган чакларың буламы?
– Мин бу фикер белән килешмим. Чөнки минем йөрәгем хәзер ике мәртәбә зурайды. Һәм бу ярату ике балама да бертигез бүленә.
– Ике кыз әтисе – Алмаз үзен ничек хис итә? Гүзәл тугач та иң беренче сиңа әйткән сүзе?
– Алмаз миңа: «Матурым, әле өченчегә малай да алып кайтырсың», – диде. Мин исә, шушының белән төгәлләп торырбыз, дидем. Бу юлы кыз булганга да бик сөенде ул. Кызларыбызны матур күлмәкләр кидереп, рәхәттә үстерергә язсын.
Ноябрь аенда Казанда дүрт көн концертларыбыз була. Хәзергә без шәһәргә килдек. Съемкалар ясарга, күлмәкләрне дә тектерергә кирәк. Без бит озаклап өйдә утыра алмыйбыз, тукталып торырга ярамый. Артист кешегә гел эштә булырга кирәк. Бигрәк тә бергә эшләгәндә. Төркемне дә эшсез тотарга ярамый. Аллага шөкер, әнием бар, баланы ул карап тора. Ул һәрвакыт безгә ярдәм итә. Күпме генә әйтсәм дә, рәхмәтләремне әйтеп бетерерлек түгел. Нәзирә инде зур үсте. Хәзер аны үзебез белән алып барабыз.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/10/186669/
© Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев