Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Бераз хәмер белән сыйланып, җиңел уйлап рульгә утырган лениногорскилыны суд хөкем итте

Лениногорскида яшәүче 48 яшьлек ир кеше хезмәт көнен төгәлләгәннән соң, бераз хәмер белән сыйланып ала.

Әмма кичектергесез эш килеп чыгу сәбәпле, янә руль артына утыра.

Исерек хәлдә машинасына утырып юлга чыккан ир-атны документларын тикшерү өчен ГАИ инспекторлары туктата. Шоферның документлары тәртиптә була, ә менә үзе турында “бар да тәртиптә” дип әйтеп булмый“.

Юл иминлеге сагында торучылар аннан килгән хәмер исен бернинди алкотекторсыз да сизеп ала, алкотекторга бары тик расларга гына кала. Аннан инде машина – штрафстоянкага, ир кеше җәяүләп кенә өенә, ә административ тәртип бозу турында рәсми кәгазьләр судка китә.

 Лениногорск суды эшнең бөтен шартларын исәпкә алып, гаепле кешене РФ Административ Кодексы 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартты.

“Күз ачып йомганчы барып кайтам, беркем дә сизми калыр” дип, җиңел генә уйлап рульгә утыру, 1 ел 6 айга транспорт чаралары йөртүдән мәхрүм ителү һәм  30 мең сум күләмендә административ штраф белән тәмамланган.  Суд каршына баскан лениногорскилы  да гаебен берсүзсез танып, кылган эшенә үкенечен белдергән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев