Көзге эңгер-меңгердә яктылык кайтаручы элемент ярдәмгә килүе хакында лениногорскилыларның исләренә төшерәләр
Яктылык кайтаручы элементлар булу мәҗбүри
2025 елның тугыз ае нәтиҗәләре буенча районда юл-транспорт һәлакәтләре саны, 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, кимегән, әмма, кызганыч, аварияләр буенча хәл киеренке булып кала бирә.
Көз айлары җәяүле юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен аруча куркыныч айлар. Шуңа бәйле рәвештә Лениногорск районының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе рәисе Зөлфия Михайлова Лениногорск халкын һәм шәһәр кунакларын юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да уяу булырга кирәклеге турында кабат кисәтә:
"Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген аңлатудан туктамагыз, аларны юл шартларында ориентлашырга өйрәтегез. Көз айларында иртә караңгы төшә, бу очракта киемгә яктылыкны кире кайтара торган элемент беркетү зур әһәмияткә ия. Өлкәннәрдән дә, балалардан да яктылыкны кире кайтара торган элементлар булган кием киюне сорыйбыз, бу бигрәк тә көзге-кышкы чорда, иртә караңгыланганда һәм юлларда күрү мөмкинлеге кискен кимегәндә актуаль", - ди ул.
Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча, кайбер очракларда киемдә яктылык кайтаручы элементлар булу мәҗбүри икәнен бик аз кеше белә. Торак пунктлар эчендә йөргәндә бу катгый рәвештә киңәш кенә ителсә, торак пункттан тыш юлларда яктылык кайтаргычны кию мәҗбүри булып санала, киемдә әлеге элемент булмаганда, җәяүлене административ җаваплылыкка да картырга мөмкиннәр.
Киемдә яктылык кайтаргычлар булу җәяүлене төнлә бәрдерү куркынычын 6,5 тапкырга киметә. Яктылыкны кире кайтара торган кием һәм аксессуарлар машина йөртүчеләргә җәяүлене аннан зуррак ераклыкта — 130-150 метрдан күрергә ярдәм итә. Ә кара киемле җәяүлене машина йөртүче аңа 18 метрлар чамасы якынлашкач кына күреп ала ала.
фото: Татар информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев