Лениногорск-Бөгелмә арасында юл-транспорт һәлакәте булган
Лениногорскида яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз аркасында юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан.
Лениногорскида яшәүче хатын-кыз "Хавал" маркалы машинасы белән Бөгелмә шәһәреннән Лениногорскига таба кайтып барган.
Барган жиреннән грунтлы юлга, машинасының борылыш күрсәткечен кабызмыйча гына борылырга булган.
Шул вакытта аның артыннан "Лада Ларгус" машинасы узарга теләп чыккан була. Ләкин өлгерми, нәтиҗәдә бәрелеш була.
"Лада Ларгус" машинасы юл чатына төшеп китә. Бу машинаның хужасы да хатын-кыз була. Аның күкрәк читлеге имгәнә, медицина ярдәме күрсәткәннән соң өенә кайтарып җибәрелгән. Ә менә 10 яшьлек пассажир бала баш мие селкенү, корсак җәрәхәте, күкрәк читлеге имгәнү белән Яр Чаллы шәһәренә озатыла.
Фото һәм мәгълүмат Дәүләт автомобиль инспекциясеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев