Лениногорск ДАИ бүлеге искәртә: җәйге тәгәрмәчләрне кышкыга алыштырыр вакыт
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорск ДАИ бүлеге искәртә: җәйге тәгәрмәчләрне кышкыга алыштырыр вакыт

Бозлавык башлангач эстакадада калганчы

Кыш  айларында Лениногорскида юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен  юл эшләренә 21 берәмлек юл техникасы җәлеп ителәчәк, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Шулай ук  юлларга сибү өчен 2100 тонна ком-тоз катнашмасы һәм 446 тонна тоз әзерләнгән. 

Лениногорск Дәүләт автоинспекциясе машина хуҗаларына мөрәҗәгать итә: көзен көндез җылы һава торышы сакланырга мөмкин, әмма төнлә температура нульдән түбән төшә. Югары дымлылык һәм җил бозлавык куркынычын арттыра. Ул бозлавык хәтта күренмәскә дә мөмкин, “кара боз” дип йөртәләр, ул авария куркынычын арттыра.

“+5тән +7 градуска кадәр температурада җәйге резина үзлеген югалта башлый һәм хәтта коры, ләкин салкын асфальтта да тайгак була. Нәтиҗәдә, тормоз юлы бер ярым тапкырга арта. Уртача тәүлеклек температура +5 градус дәрәҗәсендә булганда тәгәрмәчләрне алыштыру өчен шиномонтажга барырга киңәш итәбез”, - дип хәбәр итә ЮХИДИ.

 

 


Нет комментариев