Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорск дәүләт автоинспекциясе балигъ булмаган балаларның әти-әниләренә питбайкларда йөрүнең нинди куркынычлар белән янавын искәртә

Юл иминлеге хезмәтенең бик күп тапкырлар кисәтүенә карамастан

Юл иминлеге хезмәтенең бик күп тапкырлар кисәтүенә карамастан, шәһәр урамнарында питбайкта йөрүче үсмерләр әле һаман очрый. Балигъ булмаган баласына питбайк алып биргән әти-әни, моның нинди  аяныч хәлләр китереп чыгарырга мөмкинлеге турында уйланамы икән?

Ата-аналар, онытмагыз: питбайк – уенчык түгел, ул транспорт чарасы:

-Балалар өчен ул тизлеге, аларның йөртү  күнекмәләре, хокуклары булмау, экипировка һәм төрле һәлакәтләр китереп чыгару мөмкинлеге аркасында куркыныч.

-Балигъ булмаган баланың питбайкка утыруы  төрле җәрәхәтләр, юридик җаваплылык, хәтта гомер өзелүгә дә китерергә мөмкин.

Балаларыгызгә мондый куркынычлар турында сөйләгез: питбайкка утырганчы аны мотомәктәптә укытыгыз һәм хокуклары, бурычлары, җаваплылыгы турында аңлатыгыз.

-Питбайкка утырган үсмер  тулы эпикировкадан булырга тиеш;
-Гомуми файдалану юллары булган шәһәр урамнарына балагызны питбайкта чыгудан кискен рәвештә тыегыз.

 

Фото: Лениногорск автоинспекциясе бүлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев