Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорск муниципаль районында "Игътибар - балалар " акциясе башланды

Балалар катнашында юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә травмалар алу белән бәйле хәлләр киеренке булып кала.

Татарстанда, шул исәптән безнең муниципаль районда “Игътибар – балалар” оператив-профилактика чарасы үтәчәк.

Бу хакта “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” учреждениесенең профилактика бүлеге җитәкчесе Зөлфия Рахманова хәбәр итә. Аның әйтүенчә, шушы елның 4 ае эчендә республика юлларында 16 яшькә кадәрле балалар катнашында 124 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 6 бала һәлак булган, 128е төрле җәрәхәтләр алган. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, аварияләр саны арту күзәтелә, 2020 елда шул чорда 92 авария булган, 4 бала һәлак булган, 102се җәрәхәтләр алган.

Велосипедта йөрүче балалар катнашында 7 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда 7 бала җәрәхәтләр алган.

-    Көннәр матурайды, күп бала урамда йөри, кемдер велосипедка утырган, икенчеләре самокатларда. Юлларда бик игътибарлы булу сорала. Статистика күрсәткәнчә, 16 яшькә кадәрге балалар катнашындагы аварияләрнең өчтән бере җәй аена туры килә, - ди Зөлфия Рахманова.

Татарстан ЮХИДИ идарәсе 17 майдан 3 июньгә кадәр “Игътибар – балалар” акциясе игълан итте. Чара вакытында җәяүле балаларның юлда дөрес йөрүенә, 16 яше тулмаган балаларның скутер һәм мопедта йөрүләренә игътибар аеруча артачак. Шулай ук балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү шартлары, ягъни баланы махсус утыргычсыз яки куркынычсызлык каешы эләктермәгән килеш машинага утыртып йөрүче әти-әниләрне кисәтү максатыннан рейдлар оештыралачак.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев