Лениногорск нәниләре машина йөртүчеләргә юл йөрү кагыйдәләрен онытмаска өндәде (+фотолар)
Бердәм юл хәрәкәте иминлеге көнендә Лениногорск шәһәренең 14 нче балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалау буенча акция үткәрелде.
«Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесе Әлмәт территориаль идарәсенең Лениногорск районы буенча профилактика бүлеге начальнигы Зөлфия Рахманова, дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре балалар белән юл кагыйдәләре турында сөйләшү үткәрде. Ул якынлашып килүче Бөтендөнья юл — транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган иде.
Шуннан соң, балалар җәяүлеләргә һәм машина йөртүчеләргә юлда йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен онытмаска кирәклеген искәртеп, юлда имин йөрүне символлаштыручы – кәгазьдән ясалган билге тараттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев