Лениногорск нәниләренә юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтәләр
Шәһәрнең 31 нче балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча квест узды.
Өлкән һәм әзерлек төркемнәре балалары өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча мавыктыргыч бәйге-уен оештырылды.
Кечкенә җәяүлеләр бу квестта дүрт танып-белү станциясе аша үттеләр. Аларның һәрберсендә юл кагыйдәләрен уен рәвешендә өйрәнү мөмкинлеге тудырылган иде. Чарада “Юл куркынычсызлыгы» дәүләт учреждениесенең профилактика бүлеге начальнигы Элвира Кирдянова һәм Дәүләт автоинспекциясе вәкиле Анастасия Ибряева катнашты.
Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге һәм яктылыкны кире кайтара торган элементларны куллану
кирәклеге турында әңгәмә үткәрделәр.
Ахырдан Эльвира Кирдянова барлык балаларга, алар юлда ерактан күренеп торсын өчен яктылык кайтаручы сумка-капчыклар тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев