Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорск районында яктылык кайтаргычы булмаган җәяүле авариядә үлгән

Лениногорск-Чирмешән автоюлының 41нче километрында җәяүле катнашында авария килеп чыккан.

Бу хәл 23 октябрь кичендә була, дип хәбәр итә Лениногорск ГАИ бүлеге.

Бәкер авылыннан Лениногорскига таба хәрәкәт итүче Nissan X-Trail машинасы шоферы 1962 елгы җәяүлене бәрдерә.

Җәяүле киемендә төнге вакытта яктылык кайтаргыч элементы (светоотражающий) булмаган килеш юл уртасыннан бара торган була. Авариянең нәтиҗәсе җәяүленең үлеме белән тәмамлана.

Юлларда сак йөрегез! Җәяүлеләр дә, шоферлар да юл кагыйдәләрен үтәсеннәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев