Лениногорск районында яньчелгән машина эченнән 30 яшьлек шофёрны коткарганнар
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорск районында яньчелгән машина эченнән 30 яшьлек шофёрны коткарганнар

Кичә кич Иске Писмән  авылы янында юл-транспорт һәлакәте була.

"Шкода" җиңел автомобиле трактор белән бәрелешә. 30 яшьләк "Шкода" шофёрын коткаручылар яньчелгән машина эченнән алалар. Һәм зыян күргән ир-атны хастаханәгә озаталар.

Бу хакта "Татар информ" агентлыгына МЧС матбугат хезмәте хәбәр итә.

фото:www.tatar-inform.ru


Нет комментариев