Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорск шәһәре һәм район юлларында 7 ай эчендә 23 авария булган

Шушы елның 7 ае эчендә Лениногорск районы юлларында 23 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 6 кеше һәлак булган, 26 кеше тән җәрәхәтләре алган. Әлеге саннарны юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышында хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре транспорт чарасының юлда бару кагыйдәләрен бозу, дип чыгыш ясады комиссия утырышында Лениногорск баш автоинспекторы  Елена Никитина.

“Беренче сәбәпкә бәйле 5 юл-транспорт һәлакәте булды, икенче сәбәп:  җәяүлеләр тарафыннан кагыйдәләрне бозу, бу очрак буенча 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда 9 кеше зыян күрде, 4 кеше һәлак булды.

ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан юл-транспорт һәлакәтләре булган урыннарның анализы алып барыла. Быел райондагы Әлмәт-Лениногорск автоюлы, Лениногорск-Азнакай автоюлы участоклары билгеләнгән. “Узган ел Лениногорск-Азнакай юлының 5нче километрында ике һәлак булучы белән 2 авария теркәлгән иде. Быел шушы ук урында үлемгә китергән авария булды. «Главтатдортранс» учреждениесенә Лениногорск-Карабаш төп юлының киселешенә якынлашканда ясалма тигезсезлекләр урнаштыру һәм аның буенча тизлек режимын 50 км/сәг кадәр чикләү турында хат җибәрелде”, - ди Елена Александровна.

Ул шулай ук Әлмәт-Лениногорск юлын да аварияләр күп була торган участок дип атады. Узган ел шушы юлда 5 кешенең гомере өзелгән, 11 юл һәлакәте булган. Быел исә шушы юлда 2 кеше зыян күргән.

“Мичурин юлына да аерым тукталасы килә, - дип чыгышын дәвам итте ЮХИДИ начальнигы. – Юл хәзер ремонтланган, шунлыктан машина йөртүчеләр тизлек режимын сакламыйча, җилдерергә ярата. Әйтик, 3 августта 21 сәгать 20 минутларда Иске Куак-Мичурин-Яңа Сережкино юлының 7нче километрында, 1994 елгы машина йөртүче ханым яңгырлы төндә  тиешле тизлекне сакламыйча хәрәкәт иткән, юлда әйләнеп капланган. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүче бик күп төрле җәрәхәтләр белән Казанга, РКБга җибәрелгән, әле үзе йөкле дә. Бүгенге көндә авыр хәлдә. Юлның бу участогында яктырткычлар юк. Кырыйга билгеләр куярга, ясалма тигезсезлекләр урнаштырырга һәм тизлек режимын чикләргә кирәк”, - диде ул.

Язманы тулысы белән «Заман сулышы» газетында 16 август санында укый аласыз

фото: Лениногорск хокук саклау бүлегеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев