Шәһәр суды 46 яшьлек лениногорскилыга карата административ хокук бозу эшен карады.
Ир-ат машина руле артына исерү халәтендә утырган булган. Июль аеның бер кичендә ЮХИДИ инспекторлары “Лениногорск-Чирмешән” автоюлының 12нче километрында шоферны туктаталар.
Үткәрелгән медицина тикшерүе сулаган һавада этил спирты булуын раслый, бу исә юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу булып тора. Ир-ат үз гаебен таный һәм бу гамәле өчен үкенүен белдерә.
Лениногорск суды аңа 45 мең сум күләмендә штраф билгеләде һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итте.
Нет комментариев