Лениногорск укучылары белән яктылык кайтаручы элементлар турында сөйләштеләр
Һава торышының гел үзгәреп торуы җәяүлеләр өчен дә, автомобильдә йөрүчеләр өчен дә катлаулы һәм куркыныч вакыт.
Урамда әле яңгыр сибәли, иртәнгә инде салкынча, дымлылык югары булу сәбәпле, күз күреме өчен дә начар бу чорда.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесенең Лениногорск профилактика бүлеге шәһәр мәктәпләре, балалар бакчалары һәм өстәмә белем бирү үзәкләрендә балалар белән даими очрашулар уздыра.
Аларның максаты бер – балалар иминлеге. Шушы көннәрдә музыка мәктәбендә укучы балалар белән җәяүлеләрнең юлда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре буенча кирәкле чара үтте.
Профилактика бүлеге башлыгы Зөлфия Рахманова бу чара вакытында юл иминлеге кагыйдәләре турында гына сөйләп калмады, балаларның үзләрен дә әңгәмәгә тартты. Балалар исә үз күзәтүләреннән чыгып, юл йөрү кагыйдәләре, аларны бозуның нәрсә китереп тудыруы, светофорлы һәм светофор куелмаган юл чатларын ничек кичү турында үз фикерләре белән уртаклаштылар. Шул турыда мультфильм да карадылар. Әлбәттә яктылык кайтаручы элемент турында да җентекләп сөйләштеләр.
Юл кырыендагы карның эреп каралуы, асфальтның караңгы булуы, юл кырыеннан баручы җәяүле кешене тиз генә күреп алырга комачаулык итә. Аеруча эңгер-меңгер яки караңгы төшкән вакытлар куркыныч. Мондый вакытларда җәяүле кешенең киемендә яктылык кайтаргыч элемент булуы бик кирәк. Автомобиль фараларыннан төшкән яктылык, киемдәге элементны якты бер тап итеп күрсәтә. Бу исә руль артында утыручы кешенең, җәяүлене күреп алу мөмкинлеге өч тапкырга арттыра.
фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев