Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида җәяүлене бәрдергәннән соң ул хастаханәдә җан биргән

Юл-транспорт һәлакәте 24 сентябрьдә, иртә белән 7 сәгать 50 минутларда килеп чыккан.

Бу хакта Лениногорск дәүләт автомобиль инспекциясе хәбәр итә.

Лениногорскиның Чайковский урамында, 61нче йорт тирәсендә (шәһәрдән Тимәшкә таба китү ягында) “NISSAN MICRA” маркалы автомобиль йөртүче юл йөрү кагыйдәсен бозып, ягъни куркыныч янауны күреп тә транспорт чарасын туктатмый, тизлекне сакламый һәм нәтиҗәдә , руль артындагы хатын-кыз юл аркылы чыгып баручы 1951 елгы әбине бәрдерә.

Җәяүле дә тиешсез урында, җәяүлеләр кичүеннән 100 метрдан азрак урында юлны аркылы чыга торган булган.

Авариядә 1951нче елгы әби күпсанлы җәрәхәтләр ала, аны Бөгелмә хастаханәсенә илтәләр. Тик ул алган травмалардан хастаханәдә кичке якта җан бирә.

фото: Лениногорск ГАИ телеграм-каналыннан

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев