Лениногорскида чит ил машинасы йөртүчесе велосипедчыны бәрдерә
Юл һәлакәте 6 июньдә шәһәр урамында килеп чыга.
6 июнь көнне Лениногорскида 9.00 сәгатьләр тирәсендә үзәк базар янындагы Гагарин урамында авария килеп чыга.
Велосипедчы “ике аяклы” атыннан төшмичә генә, юл аркылы “зебра” аша чыга чыга торган була. «Хендай Гретта» автомобиле йөртүче игътибарсызлыгы аркасында, көйләнмәгән җәяүле кичүендә велосипедчыга юл бирми. Велосипедчыны бәрдерә.
Велосипедчының башы җәрәхәтләр ала, аны Бөгелмә хастаханәсенә алып китәләр.
Юл-транспорт һәлакәте видеокамера күзәтүенә фиксацияләнгән.
фото: скрин с видео.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең МАХ-каналга кушылыгыз: https://max.ru/join/FCC6jdLcKlakggSaD114n_EtmNar4gIlWnBZvw_t_SA
Нет комментариев