Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида исерек шофер йөртү хокукыннан мәхрүм ителеп, акчалата штрафка тартылды

Әмма хокук саклау органнары тарафыннан билгеләнгән срок үткәч тә, машина белән идарә итү хокукын янә имтихан тапшыргач кына кайтарырга мөмкин булачак.

Автомобиль руле артына исерек хәлдә утырган ир-атны Лениногорск дәүләт автоинспекциясенең юл-патруль хезмәте инспекторы туктата, билгеле бу  бары тик документлар тикшерү өчен генә була.

Әмма тикшерү барышында юл иминлеге инспекторында шоферның  кыяфәте, үз-үзен тотышы шик тудыра, юкка гына “каракның бүреге яна” димиләр, руль артында утыручы ир-ат та хәмер капканлыгын сиздермәс өчен, үзен бик сәер тота башлый.

“Машина йөртү таныклыгы, техпаспорт һәм башка барысы да тәртиптә иде, тик менә машина йөртүченең хәле миндә шик тудырды, шоферга медицина тикшерүе узарга тәкъдим иттем,  ул ризалашты", - дип сөйли  юл-патруль хезмәте инспекторы.

Инспектор алкоголь кулланганнан соң руль артына утырган 38 яшьлек шоферга карата административ хокук бозу турында кодексы 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча беркетмә төзегән. Әлеге маддәдә исерек хәлдә булган машина йөртүчегә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен җәза каралган.

Алкотектор приборы шофер өргән һавада алкоголь парларының булуын күрсәткән. Тәртип саклаучы машина йөртүчене транспорт чарасы белән идарә итүдән читләштергән, машинасы штрафстоянкага озатылган.

Суд  хокук  тәртипләрен бозучыга 30 мең сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләде һәм ир-атны транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 1 ел һәм 6 айга мәхрүм итте. Бер ай эчендә хокук бозучы машина йөртү таныклыгын  ГАИ бүлегенә тапшырырга тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев